Татарстанда «Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнашуны оештыру комитеты төзелде
Татарстанда «Россия»халыкара күргәзмә-форумында республика катнашуын әзерләү белән шөгыльләнә торган оештыру комитеты төзелде. Тиешле указны Татартсан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Оештыру комитеты рәисе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм вице-премьер Ләйлә Фазлыева аның урынбасарлары булачак, комитет секретаре – Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Шулай ук комитет составына республика министрлары, ведомство җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Рәисе хакимияте вәкилләре, массакүләм матбугат чаралары, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар кертелгән.
Комитет булачак вакыйгага әзерлек өчен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, территориаль башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеген оештыра. Шул исәптән ул Татарстанның форумда катнашуы өчен республика чаралар планын да эшләячәк.
Эш Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла. «Россия» халыкара күргәзмә-форумы 2023-2024 елларда Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә узачак.