Уфа карикатурачысы Камил Бузыкаев Башкортстан Корылтае депутатына намзәт итеп теркәлгән
2019 елда ясаган карикатурасы өчен аны татар хатын-кызларын мыскыл итүдә гаепләделәр. Былтыр декабрь ахырында Бузыкаевны Башкортстан республикасы каршында мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасына алганнар иде. Ул җирле мәдәният үсешенә булышырга җыенам дип белдергән.