Казанда «Тормыш агачы» проекты кичәсендә татар мәдәниятен күрсәтәчәкләр
2 августта 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта, «Тормыш агачы» («Древо жизни») проекты чаралары циклы кысаларында татар мәдәнияте бәйрәме узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Әлеге проектны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Казан мэриясе һәм Татарстан Халыклар ассамблеясе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашыра.
«Тормыш агачы» проекты 2022 елның җәендә башланды һәм мари, удмурт, чуваш һәм мордва мәдәниятенә багышланды. 2023 елның башкорт мәдәниятенә багышланган беренче чарасы 5 июльдә булды. Рус мәдәнияте буенча икенче чара 19 июльдә узды.
2 августта Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар татар мәдәнияте белән таныша ала. Тамашачыларны төрле мастер-класслар көтә. Бәйрәмдә татарларның төрле этнографик төркемнәре костюмнарыннан уникаль экспозиция күрсәтеләчәк. Теләгән һәркемнең сирәк очрый торган татар музыка кораллары (курай, таш сыбызгы, кубыз, сорнай) белән танышу мөмкинлеге була.
Вакыйгада иң кечкенә катнашучылар өчен «Урман серләре» квест-программасы оештырыла. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар татар әкиятләре белән таныша, ә уен аланында халык уеннары өйрәнә алачак.
Кичә кунакларына «Кичке уен» да тәкъдим ителәчәк.