Казанда тракторчы Россиядә иң күп түләнелә торган вакансияләр исемлегенә кергән
«Работа.ру» сервисы Россия эш бирүчеләреннән августка иң күп түләнелә торган вакансияләрне тәкъдим итте, алар арасында Казан да бар. Татарстанда эш бирүчесе тракторчыга 277 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Шулай ук югары керемле вакансияләр исемлегендә Одинцовода шәһәр янындагы йорт белән идарә итүчегә 350 мең сумнан артык акча түләргә вәгъдә ителә, Петропаловск-Камчаткада капитанның өлкән ярдәмчесенә һәм Мәскәүдә ике ел стажлы бала караучыга 300 мең сумнан алып түләргә вәгъдә итәләр.
Искәртик, соңгы айларда Татарстанда эшче персоналга ихтыяҗ зур. Мисал өчен, беренче яртыеллык ахырында үсеш 2021 елның июне белән чагыштырганда 18 процент тәшкил иткән, ә җәйнең соңгы айларында үсеш узган елның шул ук күрсәткечләренә карата 10 проценттан артык.
Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшчеләргә ихтыяҗ сизелерлек артты. Татарстанның квалификацияле эшчеләр өчен августның топ вакансияләре бишлегенә Казанда стропальщик (аена 80 мең сумнан), слесарь (70 мең сумнан), газ-электр эретеп ябыштыручы (70-95 мең), тимер коючы (70-90 мең) һәм Чаллыда электромонтер (57-61 мең сум) өчен тәкъдимнәр кертелде.