Төркиянең Конья провинциясендә җир тетрәгән
Төркиянең үзәгендә Конья провинциясендә 5 магнитудалы җир тетрәгән. Бу хакта РИА Новости Табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Сейсмологлар мәгълүматлары буенча, җир тетрәү Мәскәү вакыты белән 18.06 сәгатьтә, 7,2 километр тирәнлектә теркәлгән. Аның үзәге Сельчуклу районында урнашкан.
Кандилли обсерваториясе сейсмологлары җир тетрәүне 5,1 магнитудалы дип бәяләгән.