«Өмет» газетасы: Үрән егете – дөнья чемпионы
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Үрән егете – дөнья чемпионы» дигән язма чыкты.
Рөстәм Фаткуллин башкалабыз Мәскәүдә узган көрәш бәйгесендә дөнья Кубогына ия булды.
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы якташыбызга дөньяның 17 иленнән килгән көрәшчеләр белән бил алышырга туры килә. Финалда ул Россия, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Беларусь, Иран һәм Бангладеш вәкилләре белән очраша.
«Дөнья Кубогының финалы алдыннан Россия җыелма командасы составында Алушта шәһәрендә махсус әзерлек уздым. Нәкъ менә шунда мин физик халәтемне һәм көрәшче сыйфатларымны күпкә ныгыттым. Бил алышканда боларның кирәге чыкты»,- ди Рөстәм.
Безнең Рөстәм Башкортстан егете Айдар Кудояровны 4:1 исәбе белән җиңә. Ә Үзбәкстан көрәшчесен 5:0 исәбе белән җиңүгә ирешә. Финалда ул Кыргызстаннан килгән көндәше белән бил алышып, Дөнья Кубогына ия була.
Рөстәм – безнең горурлыгыбыз, авылыбыз һәм өлкәбез данын еракларга тараткан героебыз, ди остазы – спорт мастеры һәм Россия чемпионы Артур Хәкимов.