Миңнеханов Һава-десант гаскәрләре легендасы Павел Клетнев белән төшкән фотосын күрсәтте
Бүген Казанда СССР Һава-десант гаскәрләре гвардия сержанты, Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Клетневка һәйкәл ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов десантчы-рекордсмен белән бергә төшкән архив фотосурәте һәм истәлекле плитәнең фотосы белән уртаклашты.
«Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган парашютчы гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив яшәде, 95 яшендә чираттагы тапкыр парашюттан сикерде. Ул яшьләргә дә, безнең барыбыз өчен дә тормышны, туган илне ярату үрнәге», - дип язган ТР җитәкчесе телеграм-каналында һәм ветераннарның истәлеге күңелләребездә мәңге сакланачак дип өстәгән.