Сәламәтлек министрлыгы сентябрьдән медицина хезмәте түләүле булачак дигәнне кире какты
Сәламәтлек саклау министрлыгы кайбер хезмәтләр 1 сентябрьдән түләүле булачак, дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта ТАССка Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов сөйләде.
Медицина ярдәменең барлык төрләре, шул исәптән ашыгыч, кичектергесез, шулай ук планлы ярдәм, стационарларда дару белән тәэмин итү дәүләт гарантияләре программасы кысаларында алга таба да бушлай күрсәтеләчәк, дип билгеләп үтте министр ярдәмчесе.
«Медицина ярдәме түләүле булачак дигән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми һәм кайбер мәгълүмат чараларында таралган норматив актның эчтәлеген квалификациясез бәяләүдән башка бернәрсә дә түгел», – дип күрсәтелә хәбәрдә.
Кузнецов барлык кирәкле медицина ярдәме россиялеләргә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай күрсәтелә, дип өстәде.