Нурлат районыннан тагын дүрт кеше махсус хәрби операция зонасына китте
Бүген Татарстанның Нурлат районыннан дүрт кеше контракт буенча хезмәт итү өчен махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Аларны тантаналы рәвештә Нурлат хәрби комиссариатыннан озаттылар, дип хәбәр итә «Нурлат-информ».
«Без анда гаиләләребез тыныч яшәсен өчен барабыз», – диләр алар барысы да.
Махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кылган контрактчылар исемлегендә Некрасовка бистәсеннән Илдар Гобәйдуллин да бар.
«Илебез өчен катлаулы вакытта читтә кала алмыйм. Туган илебез: «Кирәк!» – дигәч, без китәбез. Җиңү белән әйләнеп кайтырбыз дип ышанам!» – диде ул.
Илназ Якупов та туган иле алдындагы бурычын үтәргә булган. Хатыны Кристина, күпсанлы туганнары һәм якыннары аның исән-имин әйләнеп кайтуын көтеп торачак.
«Без май аенда гаилә кордык, ә октябрьдә балабыз туачак. Дошман гаиләбезгә килеп җитмәсен, биредә аларның баш очында күк йөзе аяз булсын өчен махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кылдым», – диде ул.
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова, шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин якташларына хәерле юл теләде.
«Сез хезмәт итәргә китәсез, ә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз монда кала. Алар теләсә нинди сорау белән Фондка да, район Башкарма комитетына да мөрәҗәгать итә алачак, без аларга килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип мөрәҗәгать итте Зәрринә Ринат кызы.
Билгеләп үтелгәнчә, киләсе атнада Нурлат районыннан тагын унга якын кеше махсус хәрби операция зонасына юл тотачак.
Контракт буенча хезмәт турында мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 номеры аша белеп була.