Россиянең Төркмәнстандагы илчесе: Ашхабадта Рөстәм Миңнехановны көтәбез
Төркмәнстан Татарстан белән хезмәттәшлек итә һәм республика вәкилләренең сәфәрләре аның өчен традиционга әверелде, дип билгеләп үтте Россия Федерациясенең Төркмәнстандагы гадәттән тыш һәм гулы вәкаләтле илчесе Иван Волынкин. Аның сүзләренчә, көз көне Ашхабадта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны эш сәфәре белән көтәләр.
«Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы һәм Әстерхан өлкәсе вәкилләренең Ашхабадка килүе инде традиционга әверелде. Шул ук вакытта һәр визит нәтиҗәләре буенча килешүләр яңа уртак проектларга әверелә. Сентябрьдә Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов һәм Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстанга килүен көтәбез», – дип сөйләде ул «ТАСС»ка.
Ул Төркмәнстанның бүгенге көндә төрле дәрәҗәдәге, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендәге уртак эш графигы тыгыз булуын өстәде.
Исегезгә төшерәбез, апрель башында РФ Президенты Владимир Путин Төркмәнстандагы Россия илчесен алмаштырды, бу вазифага Волынкинны билгеләде.