Казан ипподромының элеккеге директоры Марат Гыйльфановны өй арестыннан чыгардылар
Казан ипподромы директоры Марат Гыйльфановка сак чарасы үзгәртелде. Гыйльфанов өй арестыннан азат ителә, аңа билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә сак чарасы сайлана, дип хәбәр итәләр Совет районы судының матбугат хезмәтендә.
Хәзер Гыйльфановка җинаять эше буенча күрсәтмәләр бирүче шаһитлар, зыян күрүчеләр, шикләнелгән кешеләр белән аралашу тыела. Моннан тыш, ипподромга караган биналарга керергә ярамый.
«Татар-информ» моңа кадәр Марат Гыйльфановның августка кадәр өй арестында калачагын хәбәр иткән иде.
Казан ипподромы директоры нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә бүлеп бирелгән субсидияләр белән бәйле афераларда катнашкан. Ачыкланганча, Гыйльфанов атлар сатып алу турында ялган килешүләр төзегән. Тикшерү зыянны 9 миллион сум дип бәяли.