Путин: Россия Африканың дүрт иле белән сәүдә итү турында килешүләр әзерли
Россиянең Мисыр, Марокко, Тунис һәм Алжир белән сәүдә итүе турында килешүләр әзерләнә, дип хәбәр итте Россия Президенты Владимир Путин. Ул Африканың башка илләрен дә күздән ычкындырмаска чакырды, аларның да үзара файдалы хезмәттәшлек өчен зур потенциалы бар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Болар барысы да Төньяк Африка. Континентта үсеш нокталары күп һәм бик кызыклы илләр бар. Шуңа күрә безгә башка төбәкләрне һич тә ычкындырырга ярамый», – дип китерә РИА Новости дәүләт башлыгы сүзләрен.
Россия лидеры Африка континенты бик зур булуын һәм Россиянең аның белән хезмәттәшлеге бик уңай үсеш алачагын билгеләп үтте. Экспертлар фикеренчә, Африка илләре Мәскәү белән ике яклы хезмәттәшлек өлкәсендә алдагы дистә елларда югалтылган бар нәрсәне капларга тырышачак.