Миңнеханов Мәгъсүмовка Россия Герое исемен бирү турында: Якташыбыз белән горурланабыз!
Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, Мамадыш районында туган подполковник Ирек Мәгъсүмовның бүләкләнүенә ихтирамын белдерде. Ул бөтен республиканың аның белән горурлануын белдерде һәм Россияне яклаучыларга рәхмәт җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Мәгъсүмовка Россия Герое исеме бирелде, бүләкне аңа Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин тапшырды.
«Мондый батыр егетләр белән горурланабыз! – дип язган Миңнеханов. – Якташыбыз белен горурланабыз! Бу көннәрдә илебезне батырларча яклаучыларга рәхмәт!»
Исегезгә төшерәбез, Ирек Мәгъсүмов махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби хәрәкәтләр зонасында. Былтыр ул Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Фото: © kremlin.ru трансляциядән скриншот