Рөстәм Миңнеханов Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылуын әйтте
Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылган. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте.
Республика җитәкчесе урып-җыюга багышланган видео да куйган.
«Бүген республикада беренче миллион тонна ашлык суктырылды. Игенчеләребезнең тырышлыгына рәхмәт», дип яза ул.
Роликта комбайнчының эш көне сурәтләнгән, биредә әтисе һәм улы бергәләшеп эшли.