Махсус операциягә үзе теләп киткән Татарстан депутаты мобилизациянең проблемаларын әйтте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев телеграм-каналында Россиядә 2022 елның көзендә узган өлешчә мобилизациянең проблемаларын санады.
«Барыбызга да билгеле булганча, 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация игълан итү искергән мобилизацион системадагы кайбер проблемаларны ачыклады. Мобилизацияләнгән ир-егетләрне чакыру буенча планны үтәгән вакытта күп кенә хаталар һәм арттырып җибәрүләр булды», - дип искәртте депутат.
Шәрәфиев санап үткән проблемалар исемлегенә күп балалы әтиләрне яки хроник авырулары булган кешеләрне мобилизацияләү очраклары кергән.
Депутат билгеләп үткәнчә, еш кына мобилизацияләнгән гражданнар үзләре дә бу проблемаларда гаепле булып чыккан, чөнки үз тормышындагы үзгәрешләр турында мәгълүматны хәрби комиссариатка вакытында җиткермәгәннәр.
Искәртеп узабыз, Эдуард Шәрәфиев өч ай махсус хәрби операция зонасында булды, ул анда үз теләге белән киткән иде. Элегрәк ул «Ветераннар» аерым штурмлау бригадасының 2нче батальонында хезмәт итүе хакында сөйләде.