Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Казанда «Тормыш агачы» проекты кысаларында татар мәдәнияте бәйрәме узды

0
Казанда «Тормыш агачы» проекты кысаларында татар мәдәнияте бәйрәме узды

Казанның Горький паркында «Байтирәк» (Древо жизни) проекты кысаларында татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.

Бу проект беренче тапкыр 2022 нче елның җәендә үтте. 2 ел эчендә удмурт, мари, чуаш, мордва, башкорт һәм рус халыкларының мәдәниятенә багышланган чаралар үткәрелде.

2 нче август көнне казанлыларның татар мәдәнияте белән танышу, татарларның этнографик төркемнәренең халык киемнәрен күрү мөмкинлеге булды. Әлеге күргәзмәдә Казан, Пермь татарлары, мишәрләр, керәшеннәрнең милли киемнәре күрсәтелде. Костюмнарның күбесе Гөлшат Шәмсетдинова, Дамир Васильев, Ильдар Гатауллин, Надежда Шәйхлисламова тырышлыгы белән ясалган.

«Беренче костюм Казан татарлары костюмы: монда төп элементлар булып тәңкәле хәситә, аскы итәкле күлмәк, ефәк шәл санала. Ефәкле шәлне татарлар бик яратып бәйләгәннәр.

Икенче костюмны күбрәк авыл кызлары кигән, әлеге костюмның үзенчәлеге муенсада. Мондый муенсалар чуашларда да, удмуртларда да булган.

Өченче костюм 19 гасырның бай хатыннары киеме. Алар өске итәкле күлмәк, калфак, хәситә, каптырма киеп йөргәннәр.

Киләсе костюм Сергач мишәрләренеке. Аларның костюмында битлек, тастар бар. Мишәрләр чәчләрен күрсәтмәгәннәр, чәчләрен кием астына яшереп, тастар белән каплап куйганнар, ә өскә муенса элгәннәр. Шунысы кызык, мишәрләр төрле-төрле тукымаларны җыеп, алардан төрле композициядәге күлмәкләр тегеп кигәннәр.

Мишәрләрнең ә бу киеме 110 еллык татар камзулы, камчат бүрек, француз яулыгыннан тора. Әлеге яулык ни өчен француз яулыгы дип атала дисәгез, 1812 нче елгы сугышта татарлар һәм башкортлар канашкан, Франциядән кире әйләнеп кайтканда ирләр үзләренең әниләренә, хатыннарына шундый яулык алып кайтканнар, шуннан «француз яулыгы» исеме сакланып калган.

Керәшен кызларының костюмында Үзбәкстаннан кайткан әдрәс тукымадан камзул, тамакса бар, шунысын да әйтергә кирәк, керәшен кызлары беркайчан да чигүле аяк киеме кимәгән, егетләре кара эшләпә, кара камзул киеп йөргәннәр, башларында түбәтәй беркайчан да булмаган», – дип аңлатты Гөлшат Шәмсетдинова.

Бәйрәм кунаклары үзләре керамика, балчык, тамбурлы чигү, читек җөе гөреф-гадәте, керәшеннәрнең «тамакса» ясау остаханәләрендә катнаша алды.

Бәйрәмне Чувашия Республикасы Урмай авылыннан Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле башлап җибәрде.

Чараны Теләче районы Субаш авылыннан «Нарудган» керәшен халык фольклор ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, «Риваять» этнотөркеме дәвам итте.

«Zakaria» фолк-төркеме 3 татар халык җырын башкарды. Әлеге төркемнең репертуарында 9 милләт җырлары яңгырый. Бүгенге чыгышларындагы беренче җыр «Әбделмән Купич» дип аталды.

«Бу җырны мин Мордовия Республикасы Ләмбрә районында экспедициядә булганда үзем язып алдым. Бу Әбделмән исемле купец станокта акча сугып, ялган тәңкәләр эшләгән. Моны белеп алгач, аны Себергә сөргенгә җибәргәннәр. Беренче җырыбыз шуның турыда иде. Икенче җырыбыз Флера Сөләйманова репертуарыннан алынган «Ай, тыр-дыр, там-там» дип аталган җыр. Безнең экспедициядә яздырган, җырчылар репертуарыннан алган җырларыбыз да бар. Өченче җыр «Tbrbriha» дип атала, ул безнең поппури итеп эшләнгән. Монда казан татарлары, нагайбәкләр, мишәрләрнең сөйләшү үзенчәлекләре кушылган иде», – дип аңлатты төркемнең җитәкчесе Лилия Җиһаншина.

Бию һәм җыр ансамбльләре чыгышларыннан соң алып баручы Илмир Ямалов халыкны түгәрәккә җыеп, аларны татар халык бию көенә биетте, җырлатты, уйнатты.Үзенең мондый татар бәйрәмнәре үтүенә бик шат булуын белдерде.

«Татарча бәйрәмнәргә алып баручы итеп чакырсалар, мин килергә әзер, чөнки мондый бәйрәмнәр милләтебез өчен, халкыбыз өчен бик кирәк», – ди ул.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран





Москва

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Ренат Ибрагимов

В Москве почтили память певца Рената Ибрагимова




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса


WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Google

OpenAI готовит конкурента поисковику Google, но на базе ИИ



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России