Самара өлкәсенең Камышлы авылында ат чабышлары була
25 августта Самара өлкәсенең Камышлы авылында 1200 метр озынлыгындагы махсус йөгерү боҗрасы ясалган урында «Камышлы-2023» традицион ат чабышлары узачак. Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Чарада теләгән һәркемне көтеп калалар.