Алексей Навальный 19 елга колониягә хөкем ителде
Бүген, 4 августта Владимир өлкәсендәге 6нчы төзәтү колониясендәге күчмә утырышында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйга экстремизм турындагы эшкә бәйле хөкем карары чыгарды. Навальный 19 елга махсус режимлы колониягә хөкем ителде.