Путин укучыларга көмеш медальләр тапшыру турындагы закон имзалады
Россия Президенты Владимир Путин II дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» көмеш медальләре бирү турындагы законга кул куйды. Укудагы уңышлары белән аерылып торган укучыларны яңа уку елыннан бүләкли башлыйлар. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Аттестатта ике «дүрт»ле билгесе, ә калган барлык фәннәр буенча «биш»ле куелган мәктәп укучылары көмеш медаль алачак.
Россия мәктәпләрендә 2014 елга кадәр көмеш медальләр бирәләр иде, аннары бу практикадан баш тарттылар. Әмма төбәкләрдә мәктәпне «өч»ле билгесеннән башка тәмамлаучыларны бүләкләү хокукы калды.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 2023-2024 елларда мәктәп укучыларына көмеш медаль бирүне кире кайтарырга тәкъдим итте.