Радий Хәбиров Уфадагы Әр-Рәхим мәчете төзелеше буенча оператив штаб ясарга кушты
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Әр-Рәхим мәчетен төзекләндерү мәсьәләсе буенча күрсәтмәләр бирде. Ул бер ай эчендә барлык төзелеш документларын күтәрергә һәм өйрәнергә, объектның торышын бәяләргә һәм оператив штаб булдырырга кушты. Бу хакта Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин хәбәр итә, дип җиткерә «Башинформ».
«Барлык мәсьәләләр хәл ителгәннән соң Радий Хәбиров мәчет төзелешен дәвам итү турында карар кабул итү һәм аны тәмамлауның якынча вакыты турында үзе игълан итәчәк», - дип язган Айнур Биргалин.
Элек мәчет төзелеше июнь башында Радий Хәбиров кушуы буенча яңадан башланганлыгы хәбәр ителгән иде. Башкортстанның Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, финанслау тулысынча меценатлар иганәләре хисабына була.
Март уртасында көчле җил мәчет манарасының бер гөмбәзен җимерде. Яңа гөмбәз инде ясалган һәм урнаштыруны көтә, ләкин экспертлар калган конструкцияләрнең ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын тикшерергә тиеш, диелә хәбәрдә.