Яшел Үзәндә чаңгы роллерлары буенча чемпионат була
Якшәмбе, 6 августта, «Маяк» спорт комплексы базасында чаңгы роллерлары буенча чемпионат һәм беренчелек узачак. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Ярышларда Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Ханты-Манси автономияле округы спортчылары, шулай ук танылган спортчылар Андрей Ларьков, Анастасия Доценко, Павел Сюлатов, Алия Иксанова катнашачак.
«Иминлекне тәэмин итү максатларында чаңгы-роллер трассасында йөрү белән генә чикләнергә киңәш итәбез, чөнки спортчылар югары тизлектә узышачак. Ярышлар 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узачак», диелгән хәбәрдә.