Раил Садриев: Буа театрының яңа бинасы ачылу тантанасына бөтен Буа әзерләнә
Буа дәүләт драма театрының яңа бинасы төзелеп бетеп килә. Раил Садриев әйтүенчә, төзүчеләр алдына 30 августка эшне тәмамлау бурычы куелган. «Ачылу көне бездән генә тормый, без үзебезчә әзерләнәбез. Без генә түгел, бөтен Буа әзерләнә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Буа театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев театрның тиздән ачылачак яңа бинасын күп коллективлар чыгыш ясый торган кунакчыл урын итеп күзаллый. Ул театр бинасының заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазлануын ассызыклый.
«Ходай рәхмәте белән театр төзелеп ята. Бу мәйданчыкта без үзебез генә чыгыш ясап калмабыз, Россиядә үзгәрешләр чорында безнең белән яхшы мөнәсәбәттә булган Иран, Сербия коллективларын, үзебез чыгыш ясаган Россия төбәкләре – Якутия, Калининград, Новороссийск, Грозный, Дагестан, Калмыкия, Красноярск коллективларын кабул итә алырбыз», – ди ул
«Шушы гади булмаган заманда кечкенә генә бер шәһәрдә зур масштаблы театр бинасы төзелүе заманына күрә зур казаныш! Россия Хөкүмәтенә һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт», – дип өстәде театр җитәкчесе.
Буа театры, бина ачылгач, кунаклар җыеп, үз иҗатын күрсәтеп «өй туе» кебек фестиваль үткәрергә хыяллана.