Министрлык Татарстанда урып-җыюга башка төбәкләрдән комбайннар җәлеп итәргә чакырды
Татарстанда бер комбайнга уртача йөкләнеш рөхсәт ителгән 350 гектар урынына 490 гектар тәшкил итә, ә кайбер районнарда ул 833 гектарга җитә. Урып-җыюны тиз һәм нәтиҗәле тәмамлау өчен ашлык җыю машиналары паркын максималь файдаланырга һәм кирәк булганда механизацияләнгән отрядлар белән килешүләр төзергә кирәк.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә «күрше төбәкләрнең механизатор отрядлары ярдәмгә килергә әзер» булуын искәртте.
Аның мәгълүматлары буенча, 468 мең гектар ашлык суктырылган, ягъни планның 31 проценты үтәлгән. Гектардан уртача уңыш 28,3 центнер чыга, барлыгы 1,322 млн тонна ашлык суктырылган. Узган ел бу күрсәткеч ике тапкыр диярлек югарырак булып, 41,3 центнер тәшкил иткән. Быел уңыш буенча өч район лидер: Тәтеш районы гектарыннан 43,9, Чүпрәле районы 38,3 һәм Кайбыч районы 38 центнер уңыш ала.
15 августтан республикада көзге культуралар чәчү башланырга тиеш. Эшне кыска вакыт эчендә - 5 сентябрьгә кадәр тәмамлау мөһим, дип искәртте Җәббаров. Кампания барышында 520 мең гектар көзге культуралар чәчелер дип көтелә. Уҗымнар өчен мәйдан арттырылган - 2022 елда алар өчен 476 мең гектар каралган булган.
Исегезгә төшерәбез, 3 августта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада беренче миллион тонна ашлык суктыру турында игълан иткән иде.