Татарстаннан Булат Нургалиев «Архипелаг 2023»тә җиңде, дроннарның иң яшь операторы булды
Казаннан 14 яшьлек Булат Нургалиев Илкүләм технология инициативалары проектларына ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан оештырылган «Архипелаг 2023» проект-белем бирү интенсивында дрон ярышларында җиңү яулады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Пилотсыз очу аппаратларының илдә иң яшь операторы булып танылган Татарстан вәкиленә проект-белем бирү интенсивында тугыз кубок һәм медальләр тапшырылды. Булат Нургалиевның дроны трассада көндәшләреннән тизрәк очып узды һәм өч самолетны бәреп төшерде.
Аны Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников шәхсән үзе бүләкләде. РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов та җиңүче белән аралашты.
Булат дроннарда Казан элемтә техникумында шөгыльләнә. Үзе әйтүенчә, ул һәрвакыт очучы булырга хыялланган, әмма дроннар белән моннан өч ел элек кенә кызыксына башлаган.
Булат үз куллары белән 20дән артык дрон җыйган. Ул шулай ук планнары белән дә уртаклашты – үсмер пилотсыз очу аппаратлары профессиональ операторы булырга һәм үз иленә ярдәм итәргә тели.