Бүген явым-төшем көтелми, эссе була
Татарстанда бүген алмашынучан болытлы көн була, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатышта 4-9 м/с тизлек белән исәчәк, көндез аның аның тизлеге кайбер урыннарда 16 м/с булачак. һава температурасы +27..+32 градуска кадәр күтәрелә.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы булачак, синоптиклар явым-төшем фаразламый. Җил төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с тизлектә булачак, урыны белән аның тизлеге 14 м/с кадәр көчәя. 29-31 градус эссе булачак.