Внуково аэропортында очкычлар вакытлыча кабул ителми һәм рейска җибәрелми
Мәскәүнең Внуково халыкара аэропортында самолетларны кабул итү һәм озатуга вакытлыча чикләү кертелде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы аэропортның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, чикләү аэропортка бәйле булмаган сәбәпләр аркасында кертелгән.
Үз чиратында, кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары әлеге чикләүнең һавада күренгән пилотсыз очу аппараты аркасында кертелүен искәртә.