Белоусов Россиянең пилотсыз авиасистемаларны гамәлгә кертергә әзер булуын белдерде
Россия пилотсыз авиасистемаларны гамәлгә кертергә әзер. РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов «Архипелаг-2023» интенсивында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Бездә әле барысы да булмаса да, без үрнәкләр, прототиплар, демонстраторлар дәрәҗәсендә бөтенесен дә эшли алабыз. Бездә аерым компонентлардан кала бөтен линейка бар диярлек, – диде вице-премьер. – Ә инде пилотсыз авиация системалары линейкасы хакында әйтсәк, ул тулы дияргә дә була».
Аның сүзләренчә, пилотсыз очу аппаратларының үзебездә эшләнгән үрнәкләре – дөньякүләм дәрәҗәдә, кайберләре югарырак та. Пилотсыз авиация системалары өлкәсендә зур эшләр башкарасы бар әле, дип сүзен төгәлләде Белоусов.
2022 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрьгә пилотсыз авиацияне үстерү буенча илкүләм проектны расларга кушты. Министрлар Кабинеты июнь ахырында үсеш стратегиясен раслады. Аның нигезендә, пилотсыз очу аппаратлары авыл хуҗалыгында, төзелеш күзәтчелегендә, барырга кыен булган районнарга йөк илтүдә, геокиңлек мәгълүматлар базасын булдыруда кулланылачак.