Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналына язылучыларга Акдустан кайнар сәлам тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында үзенең алабае – Акдусның яңа фотосын урнаштырды.
«Акдустан сезгә ялкынлы кайнар җәйге сәлам!», – дип язган республика җитәкчесе.
Искәртеп узабыз, Татарстан Рәисенә ак төстәге алабай көчеген Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде. Рөстәм Миңнеханов аның фотолары белән даими рәвештә уртаклаша – аларга күпләр уңай фикерләрен язып калдыра.