Мәскәүдә эсселек буенча рекорд куелган
Быел Мәскәүдә һава температурасы рекорд куйды – 6 августта ул +30 градус билгесеннән узып китте, дип хәбәр итте «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец үзенең Telegram-каналында. Бу хакта «Российская газета» яза.
Көндез Мәскәүдә температура +32, Мәскәү өлкәсендә +33 градуска кадәр күтәрелде. Шул рәвешле, температура климатик нормадан 10 градуска узып китте. Шул ук вакытта, явым-төшем күзәтелми.
Элегрәк башкалада эссе көннәрнең киләсе атна уртасында гына чигенә башлаячагы хакында хәбәр ителгән иде.