Внуково аэропортындагы чикләүләр гамәлдән чыгарылган
Аэровокзалның матбугат хезмәте хәбәр итүләренчә, һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кагылышлы барлык чикләүләр 11:55 сәгатьтә гамәлдән чыгарылган. Самолетлар расписаниегә кертелә, Внуковоның барлык хезмәтләре гадәти режимда эшли. «Российская газета» шул турыда хәбәр итә.
Моңа кадәр аэропортта чикләүләр кертелүе турында хәбәр таралган иде. Чикләүләр пилотсыз очучы аппаратның Мәскәүгә һөҗүм итү омтылышы белән бәйле рәвештә керде. Дронны Мәскәү янындагы Подольск тирәсендә ПВО системалары бәреп төшерде.