Томск өлкәсе татарлары 10-12 яшьлек малайлар өчен «Яшь батыр» бәйгесе оештыра
19 август көнне Томск өлкәсенең Зоркольцево бистәсе «Околица» паркындагы Татар утары территориясендә «Яшь батыр» конкурсы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгене Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм «Татар мәдәнияте үзәге» оештыра. Конкурс ел саен үткәрелә һәм яшьләр мохитендә милли мәдәният традицияләрен, үзаңны сакларга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Бәйгедә катнашырга 10-12 яшьлек малайларны чакыралар.