Казанда никахларын теркәгән парларның якынча 30 проценты катнаш гаилә корган
2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, шуларның 3,7 меңе моны тантаналы рәвештә уздырган. Никахларның якынча 30 проценты – катнаш. Мондый мәгълүматларны милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координация советы утырышында китерделәр. Ул Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова рәислегендә узды. Казан мэриясе сайты шул турыда хәбәр итә.
«Статистика Россиядә, шул исәптән Казанда да милләтара никахларның искәрмә булудан туктавын күрсәтә. Хәзер «милләт» бүлеген никахны рәсмиләштергәндә документларда тутыру мәҗбүри түгел, әмма, практика күрсәткәнчә, Казанда никахларның якынча 30 проценты – катнаш», – дип сөйләде Гражданлык хәле актларын башкаручы Елена Студеникина.
Соңгы вакытта күбрәк гаиләләр якын (Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан) һәм ерак чит илләрнең (Алжир, Сүрия, Мисыр, Гыйрак) вәкилләре белән төзелә.
Елена Студеникина хәбәр иткәнчә, алты айда Казанда 10,9 меңнән артык бала туган, шуларның 4,7 меңе – гаиләдәге беренче балалар. 5,7 мең малай һәм 5,2 мең кыз дөньяга килгән. 152 очракта – игезәкләр, ике очракта өч игезәк тууы теркәлгән. 632 гаиләдә туган балалар дүртенче булган яки аннан да күбрәк балалы гаиләдә туган.