Түбән Кама йортларын бизәячәк рәсем сызымына ачык бәйге игълан ителде
«Түбән Кама Нефтехим» Түбән Кама йортларын бизәячәк муралның иң яхшы сызымына иҗади бәйге игълан итте. Иң яхшы өч эш авторларын акчалата бүләк көтә. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Түбәнкамалылар туган шәһәренең уникаль тарихын, нефть химиячеләренең хезмәтен һәм безнең көндәлек тормышыбызда тармакның ролен, экология һәм табигать турында кайгыртуын чагылдырган эскизлар ясый ала.
Бәйгенең гомуми приз фонды 150 мең сум тәшкил итә. Катнашу өчен анкета тутырырга, шаблонга эскиз ясарга һәм аларны inform@nknh. sibur. ru. почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 21 августка кадәр кабул ителә. Нигезләмәдә бәйгенең шартлары белән тулырак танышырга мөмкин.
Җиңүчеләр Вконтакте рәсми социаль челтәрендә ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Тавыш бирүдә катнашучыларның иң яхшы эшләре күрсәтеләчәк.
«Шәһәр көннән-көн уңайлырак, матуррак, яктырак була бара. Түбән Кама йортларын бизәячәк стена рәсеме шәһәр киңлеген үзгәртүнең якты дәвамы булачак. Бу трансформациядә түбәнкамалылар үзләре дә катнаша ала: үз идеяләрен тәкъдим итә һәм эшләрнең иң яхшыларын сайлап алачак», — диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.