Баулы районы буенча полиция бүлеге эшкә чакыра
Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча полиция бүлеге эшкә чакыра. Бу хакта Баулы муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вакансиягә дәгъва белдерүче сәламәтлеге буенча яраклы, 40 яшькә кадәрге, тулы гомуми уртачадан (11 сыйныфтан) да түбән булмаган белемле Россия Федерациясе гражданы булырга тиеш.
Полиция йөртүчесе, вакытлыча тоту изоляторына полиция йөртүчесе (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5), полициянең участок вәкаләтлесе, дознаватель (башлангыч сорау алучы) һ.б. вакансияләр бар.