Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Фәннур Хамматов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
Хамматовка әлеге бүләк «Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» тапшырылды.
Моннан тыш, Миңнеханов үзенең ярдәмчесе Газинур Бакировны «Мактаулы хезмәте өчен» медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
Казан дәүләт медицина университетының хирургия авырулары кафедрасы мөдире Дмитрий Красильников «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән билгеләп үтелде. Ул әлеге бүләккә «халык сәламәтлеген саклау эшенә сизелерлек өлеш керткәне, югары квалификацияле белгечләр әзерләгәне һәм күпьеллык фәнни эшчәнлеге өчен» лаек булды.