Башкортстанда 9 май алдыннан Җиңү байрагы элмәгән өчен штрафлар кертмәкчеләр
2023 елдан башлап түрәләр 9 май алдыннан хакимият оешмалары биналарына Җиңү байрагы да эләргә тиеш. Бу байрак булмаса 25 мең сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим ителә. Корылтайда әлеге канун өлгесе “тарихи хәтерне сакларга һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләргә булышачак”, дип саныйлар.