Төркиядә Дериндже порты янында шартлау булган
Төркиянең көнбатышында Мәрмәр диңгезендә зур Дериндже коммерцияле порты белән янәшә шартлау булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматлары буенча, шартлау Истанбулдан көнчыгышта урнашкан Коджаэли провинциясендә булган.
Якынча мәгълүматларга караганда, шартлау элеваторда суднога ашлык төягән вакытта булган.
Шәһәр мэры ачыклык керткәнчә, шартлау нәтиҗәсендә берничә элеватор зыян күргән, хәзерге вакытта алардан ашлыкны чыгаралар.
Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, 10 кеше яраланган, аларның хәле турында мәгълүмат ачыклана.
Төркиянең Дериндже мэры портта шартлауның сәбәбе ваемсызлык булырга мөмкинлеген әйтте. Әмма төгәл сәбәп белгечләр бәяләмәсеннән соң билгеле булачак.