Кравцов: 2025 ел ахырына кадәр барлык фәннәр буенча яңа мәктәп дәреслекләре әзер була
Мәктәптә укытыла торган барлык фәннәр буенча яңа дәреслекләр 2025 ел ахырына кадәр әзер була. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Ә 2025 ел ахырына кадәр барлык фәннәр буенча дәүләт дәреслекләре әзерләнәчәк», - диде ведомство башлыгы Ватан тарихы буенча яңа дәреслекне тәкъдим итүдә.
Элегрәк билгеле булганча, яңа уку ярдәмлеге Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән үк кертеләчәк. Аның авторлары - Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры Анатолий Торкунов. Дәреслек 1945 елдан 21 гасыр башына кадәр чорны колачлаячак. Шулай ук махсус хәрби операция уздыру сәбәпләрен һәм барышын аңлатучы махсус бүлек кертеләчәк.