Төркиянең Дериндже портында шартлау мизгеленең видеосы чыкты
Социаль челтәрләрдә Төркиянең Дериндже порты янында шартлау мизгеленең видеосы чыкты.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, шартлау бүген иртән илнең көнбатышында коммерцияле зур порт янында булган. Ул элеваторларның берсендә суднога ашлык төягәндә булган.
Шартлауда 10 кеше зыян үкргән. Якынча мәгълүматлар буенча, шартлау сәбәбе ваемсызлык булган. Урында белгечләр эшли.