18 августтан Казаннан Кировка даими авиарейслар ачыла
18 августтан Казаннан Кировка һәм киресенчә даими авиарейслар ачыла. Самолетлар сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сишәмбе көнне Казаннан очып китү 19.30 сәгатькә, Кировка килеп җитү 20.30 сәгатьтә планлаштырыла. Самолет кире кайту юлына 21.25 сәгатьтә очып китә, республика башкаласына 22.25 сәгатьтә кайтып җитә.
Җомга көнне Казаннан очышлар 20:20, Кировтан 22:00 сәгатьтә була.
Якшәмбе көнне самолет Татарстан башкаласыннан 17.10 сәгатьтә оча, Кировка 18.10 сәгатьтә килеп җитә. Кире рейс Казанга 19:00 сәгатьтә планлаштырыла, самолет 20.05 сәгатьтә Казанга төшәргә тиеш.