Яшел Үзәндә давыл вакытында 11 кешене коткарган Павел Матвеевны бүләкләделәр
Бүген Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев давыл вакытында 11 кешене коткаручы Павел Матвеев белән очрашты. Бу хакта Яшел Үзән районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 29 июльдә Суда коткару җәмгыяте сафларында торучы Павел Матвеев 4 кешелек гаиләне коткарган, аларның һәрберсен гидроциклда ярга алып чыккан, ә аннары ул шторм вакытында көймәләре әйләнеп капланган тагын 7 батучыны коткарган.
Муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев Павел Матвеевка Яшел Үзән муниципаль районының башлыгының Мактау грамотасын, 50 мең сумлык премиягә сертификат һәм су үткәрми торган яңа смартфон тапшырды. Ул бик урынлы бүләк булды, чөнки ул көнне суда булганнан соң Павелның иске телефоны начар эшли башлаган.
«Минем өчен бу чакыру һәм Михаил Афанасьев белән очрашу чыннан да көтелмәгән һәм бик күңелле булды. Минем бу адымны шулай югары бәяләрләр дип уйламаган идем. Гомумән, булган хәлләрдән соң күп кешедән шулкадәр рәхмәт сүзләре ишеттем, хәтта миңа бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә җылы сүзләр язды.
Нәкъ менә шундый ярдәм алга таба хәрәкәт итәргә көч һәм энергия бирә!» - дип белдерде Павел Матвеев.
8нче янгын сүндерү-коткару отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин хәбәр иткәнчә, якын арада Россиянең гадәттән тыш ведомствосы җитәкчелеге адресына Павел Матвеевны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Суда һәлак булучыларны коткарган өчен» ведомство медале белән бүләкләү турында үтенеч юлланачак.
Искәртик, 29 июльдә Татарстанда, күрше Марий Элда һәм тагын берничә төбәктә көчле давыл булды. Кешеләр һәлак булды һәм зыян күрде, йортларның түбәләрен алып атты, биналар җитди зыян күрде.