Шагыйрь Айрат Бикбулатов Татарстан яшьләренең шигырьләр җыентыгын бастырырга тәкъдим итте
Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе көчәя бара. Әдәбият өлкәсендә Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе лауреаты, шагыйрь Айрат Бикбулатов шундый фикер белдерде.
Ул «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесенә белдергәнчә, 1920 елларның Казан авторлары белән берләштереп, бүгенге көндә Татарстанның актив шагыйрьләренең шигырьләр җыентыгын чыгару идеясе бар.
«Казанда ул вакытта куәтле шигъри тормыш булганлыгын бик азлар белә. Ул заманның күп кенә шагыйрьләре гомумроссия контекстына кергән, һәм Мәскәүдә аларның китаплары яңадан бастырыла. Алар арасында, мисал өчен, Есенин белән дус булган Вера Клюева һәм Семен Полоцкий, имажинист-шагыйрь Арий Ланэ һәм башкалар бар. Казан да алар белән горурлана алыр иде, ләкин алар турында монда беркем дә белми. Менә мин үткән гасыр башы Казан шагыйрьләрен һәм хәзерге шигъри яшьләрне бергә җыярга телим дә», - дип аңлатты язучы.
Ул билгеләп үткәнчә, яшь иҗатчыларның эшләре «әле бик үк өлгереп җитмәгән булырга мөмкин», әмма алар арасында киләчәктә лаеклы шагыйрь була алачак талантлы яшьләр бар. Бикбулатов фикеренчә, Татарстанда өлкән «рәсми» шагыйрьләрнең берсе дә бүгенге көндә алар кебек аудиторияне җыя алмаячак.
«Шигъри яшьләр бар, һәм ул рәсми структуралар белән кисешми. Егетләр нигездә барларда чыгыш ясый, хәтта «сольниклар» да оештыра. Аларны шундый ук яшьләр, 50-100 кеше тыңларга җыела», - дип сөйләде Бикбулатов.