Чаллыда уртача хезмәт хакы 62 мең сум булган
Чаллыда уртача һәм эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 62 мең 500 сум (салым түләгәнчегә кадәр) тәшкил итә. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова сөйләде.
«Шәһри Чаллы» хәбәр иткәнчә, бер елда ул 18 процентка арткан. Узган елда Чаллыда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 52900 сум булган.