Сабаның Иләбәр авылында «Милләтеңнең якты кояшы син» турниры батырлары билгеле булды
Сабаның Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданчыгында махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
«Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш районнары спортчылары катнашты.
Ярышларның ачылышына Айсафның көрәшче әтисен, гаиләсен, туганнарын хөрмәт итеп республика спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, республика буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе урынбасары Антон Губачев, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм башкалар килде.
Айсаф Галиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе иде. Вазифасын күңел биреп башкарды, эшендә билгеләнгән максатларга ирешүне бурыч итеп куйды.
«Айсаф әтисенә ияреп, көрәш белән шөгыльләнде, яшьтән спорт белән тәрбияләнде һәм алдагы тормышында чын ир-атларга хас хезмәт юлын сайлап, ахыргы көненә кадәр Ватан алдындагы бурычын үтәде. Барлык сыйфатлары белән дә чын мәгънәсендә үсеп килүче буынга үрнәк итеп куярлык егет иде. Ул безнең хәтерләрдә шулай сакланып калды. Сез дә спорт белән чыныгасыз, татар көрәше дәвамчылары барында киләчәгебез өметле. Бу ярыш та традициягә керер китәр, яшь батырларны үзенә тартыр»,– диде үзенең чыгышында башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов.
«Миңа инде турнирны төп оештыручының Айсафның күршесе Алмаз булуын әйттеләр. Иганәчеләр күп табылган. Алмаз, сезгә зур рәхмәт. Айсафны онытмаучылар барында турнир да дәвам итәр»,– диде Хәлил Шәйхетдинов.
Чыннан да, Айсафның якын дусты, «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зариповның идеясен район башлыгы Рәис Миңнеханов та хуплап алган һәм хәер-фатыйхасын биргән. 25ләп иганәче биргән акчага көрәштә призерларны бүләкләрлек (1 урын -18 мең, 2 урын -15 мең, 3 урын - 12 мең, 4 урын – 5 мең), артистлар чакырырлык, ашауны оештырырлык фонд җыелган. Җиңүчеләр исемлеген монда карарга була.