Кабан күле буенда экология темасына фильмнар күрсәтеләчәк
Иртәгә Кабан күле яр буенда «Алтын тәлинкә» төбәкара кинопремиясе каталогының экология җыентыгыннан ике фильм күрсәтәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документаль кинокартиналарны күрсәтү 20:00 дә башлана, керү ирекле. Ориентир – Камал театрының Мәрҗани урамы ягыннан төшү өлеше, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе үзенең Telegram-каналында.