Самара өлкәсе башкортлары корылтае рәисе Сафиулла Вилданов вафат
Озакка сузылган авырудан соң 60 яшендә Самара өлкәсе башкортлары корылтае рәисе, танылган җәмәгать эшлеклесе Сафиулла Наил улы Вилданов вафат булды, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.
Өлкә корылтае белән җитәкчелек иткән елларда ул башкортларның иҗтимагый оешмасын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгара, ныклы элемтәләр урнаштыра һәм яхшы эшләр башкара, диелә хәбәрдә.
Сафиулла Вилдановның шәхси тырышлыгы белән башкорт җәмәгать эшлеклесе, галим, тел белгече Габбас Дәүләтшин истәлеге мәңгеләштерелде.
Самара башкортлары корылтаен Сафиулла Наил улы Вилданов 2006 елдан җитәкләде. Аның иҗтимагый эше һәм халыклар дуслыгына керткән өлеше Салават Юлаев ордены һәм «Халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлеше өчен» мактау билгесе белән билгеләп үтелде.
Бөтендөнья башкортлар корылтае мәрхүмнең туганнарының зур югалту кайгысын уртаклаша, диелгән хәбәрдә.