Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Вахит Имамов: Актаныш районы Байсар авылының 450 еллыгын билгеләп үтәргә кирәк

0
Вахит Имамов: Актаныш районы Байсар авылының 450 еллыгын билгеләп үтәргә кирәк

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов Актаныш районы Байсар авылына 450 ел икәнлеген исбатлаган. Ул әлеге истәлекле датаны билгеләп үтәргә кирәк дип саный.

«1653 елгы тарихи документта Уфа провинциясе канцеляриесе Бүләр авылында гомер итүче 80 яшьлек карт Байсар Күзәш улының воевода Иван Франзбеков исеменә язган үтенечен терки. Үтенечтә Байсар карт үзенең бу авылда 80 ел буе тиешле ясакны бер елда да өзмичә, даими рәвештә Уфага – 10 сусар, Казанга 2 сусар тиресе һәм 5 батман бал күләмендә түләп килүе турында бәян итә. Өлкән яшьтә булуы сәбәпле, әлеге ясак күләмен бүгенге Мөслим районы Турыш авылы крестьяны Айтуган Сабаков белән бүлешеп түләргә рөхсәт бирүләрен сорый», - диде Вахит Имамов «Татар-информ»га.

Байсар авылы мәдәният йорты

Аның әйтүенчә, әлеге документ Бүләр-Байсар авылының тарихын 1573 ел белән бәйләргә нигез бирә. «Димәк, быел Иске Байсар халкы үз авылларының 450 еллыгын билгеләп үтәргә хокуклы. Безнең якта башка 450 еллык авыллар юк. Бу миңа гына түгел, бөтен татар халкы өчен кирәкле чара. Агыйдел волосте Болгар дәүләте чорында ук булган, Гәрәй, Бүләр, Кыргыз, Янәй һ.б. волостьларда татарлар яшәгән. Ул хәзерге Татарстан һәм Башкортстан республикалары территориясе. Моны безнең халык белергә тиеш», - диде ул.

Вахит Имамов Байсар авылының 450 еллыгын район күләмендә үткәрергә, чарага Байсар авылыннан башка җирләргә күчеп киткән кешеләрне дә чакырырга кирәк дип исәпли.

«Байсар авылыннан биш чакрымда 1738 елда Мәчти-Наратлы, 1860 елларда Сөн елгасы буйлап ике чакрым югары Яңа Байсар авылы барлыкка килә. Шул ук елда Башкортстандагы Яңавыл районына күчеп киткән һәм анда янә Байсар исемле өр-яңа авыл корганнар. 1927 елда иске авылдан аерылып, Сөн аръягында Чишмәбаш саласын нигезләгән якташларыбызны да онытырга ярамый», - диде «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире.

Байсар авылы күренеше

Вахит Имамов Пугачев күтәрелешендә Байсар авылыннан гына да 31 кеше катнашканын әйтте. «Байсар авылы турында китап яздым, китап басылып чыгар дип өметләнәм. Китапта бик күп архив документлар урын алды. «Европада татар җайдаклары» дигән аерым бүлек бар, анда мин 1757 елда Пруссиягә каршы походта Актаныш төбәге һәм якын-тирә авыллардан киткән 80 кешенең исемен, шул исәптән, Байсар авылыннан дүрт кешенең исемен тәкъдим итәм», - дип аңлатты ул.

«Россиядә булган барлык вакыйгада Байсар авылы халкы катнашкан. 1812 елдагы Ватан сугышына да Байсарлылар барган. Ләкин Татарстан хөкүмәте, фән белгечләре дә бу турыда белеп бетерми. Бик күп бабайларыбыз һәлак булган. Ни өчендер, бу вакыйгага бәйле бер генә һәйкәл дә юк. 1941 елда вафат булган бабам кебек үк, 1812 елда үлгән бабам да кадерле. Минем өчен алар бер кан, бер нәсел», - диде язучы.





Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о перспективном развитии соцполитики государства


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

"Все наши — здесь": Бутман, Машков, Гусева, Немов поделились эмоциями от Парада Победы




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России