Путин: Торак төзелешендә Россия тарихында абсолют рекорд куелды
Узган ел йомгаклары буенча Россиядә торак төзелеше күләме 102,7 млн квадрат метр тәшкил итте – бу ил тарихында абсолют рекорд, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин төзелеш тармагы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә.
«Төзелеш тармагы - бөтен икътисад өчен бик зур мультипликатор һәм күрсәткечләр бик яхшы. Шуны әйтергә кирәк, без беркайчан да бу кадәр күп торак төземәгән идек әле», – дип китерә аның сүзләрен Кремль матбугат хезмәте.
Россия лидеры сүзләренчә, 2020-2022 елларда төзелеш эшләре күләме 15 процентка диярлек арткан һәм быелның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча да үсеш дәвам итә. Якынча мәгълүматлар буенча, ул 9,2 процент тәшкил итә.
«Әйткәнемчә, торак төзелешендә күрсәткечләр бик яхшы, күпфатирлы торак күләме дә арта бит, быелның беренче җиде аенда үсеш дәвам итә, 24 миллион квадрат метр файдалануга тапшырылды. Бу булган сигез процентка өстәп. Бу, әлбәттә, бик шәп», - дип искәртте дәүләт башлыгы.
Элегрәк «Татар-информ» беренче алты айда Татарстанда 36 меңнән артык гаилә үз торак шартларын яхшыртканлыгын хәбәр иткән иде.