Татарстанда иртәгә 32 градус эсселек көтелә
Республика буенча һава торышы фаразларына күз салсак, иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Явым-төшем күренми, дип җиткерә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Төньяк, төньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 4 - 9 метр, көндез урыны белән 13 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +11..+16 градус. Көндез һаваның максималь температурасы +27..+32 градус фаразлана.