Актаныш районында батып үлгән ир-ат мәетен тапканнар
Актаныш районында Чөгәнә авылы янындагы Чөгәнә күлендә батып үлгән ир-ат мәетен тапканнар, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Янгын сүндерү хезмәткәрләре батып үлгән кеше мәетен ярдан ярты метр ераклыкта табып алган.
Күлдән чыгарып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Үлгән кешенең шәхесе һәм фаҗига сәбәбе билгеләнә.